2024 WUG TAT Affiliate Annual Reporting Deferment Request Reasoning/tt
Халыкара Викимедиа хәрәкәте чикләрендә статусының көтелгән үзгәрешенә бәйле Татар телле Викимедиа кулланучылары төркеменең (татарВКТ) карарын рәсмиләштерү тексты проекты. |
Википедия ул иң беренчедән Җир йөзебездәге һәрбер кеше үз туган телендә ирешә алган иң югары сыйфатлы ирекле энциклопедияне булдыру һәм җиткерү проекты.
— Джимми Уэйлс, Wikipedia is an encyclopedia, 8 март 2005
Күз алдыгызга һәрбер кеше бар булган гыйлемгә ирекле килеш ирешә алган бер дөньяны китерегез. Гамәлләребез нәкъ шуңа юнәлгән.
— Викимедиа идеаллары, Мета-Вики, 2006
К 2030 году Викимедиа станет неотъемлемой частью системы свободных знаний, к которой сможет присоединиться каждый, кто разделяет наши убеждения.
— Наше стратегическое направление: равенство и инфраструктура, Meta-Wiki, 2017
Человекоцентричность означает, что каждый аспект нашего движения должен учитывать потребности и проблемы людей, которые обеспечивают его функционирование и которых оно обслуживает, с тем чтобы каждый из них мог наилучшим образом вносить свой вклад в совокупность человеческих знаний.
Благополучие, безопасность и защищенность всех участников являются необходимым условием для работы и развития наших проектов и сообществ.
Стремление к справедливости требует от заинтересованных сторон Wikimedia справедливого отношения ко всем, исходя из их обстоятельств.
Контекстуализация означает, что нет ни одного набора процессов, которые были бы везде эффективны и результативны
— Человекоцентричность, Безопасность и защищенность, Справедливость и расширение возможностей, Контекстуализация @ Принципы стратегии развития движения Викимедиа, Meta-Wiki, 2017
Башта Википедиянең татар телле бүлеге җәмгыяте cтратегиясендә (2015->), соңрак исә Викимедиа җәмгыятенең татар телле волонтёрлары төркеменең максатларында (2018) күрсәтелгәнчә, аерым бер тел кирәкләренә юнәлгән (тематик) Викимедиа кулланучы төркемебезнең[1] бердәнбер приоритеты — төрле Викимедиа проектлары мөмкинлекләре аша татар теле мохитен инглиз-рус-кытай-гарәп-испан... һәм бар башкалар сыман Җир йөзендәге бөтен мәгълүмат-белемгә ирешү, бар фәнни-икътисади эшчәнлектә нәтиҗәле куллана алу дәрәҗәсенә үстерү өчен кирәкле мәгълүмати ресурслар булдыру тирәсендәге хезмәттәшлекләрдә катнашу булып тора.
Бу эшчәнлекне нәтиҗәле дәвам итә алуыбыз кирәгеннән, шул ук арада соңгы елларда барлыкка килгән яңа Викимедиа таләпләренә якын арада туры килә алмаячакбыз дип күренгәннән чыгып, җәмгыятебез түбәндәге карарга килде:
Тематик халыкара вики-волонтёр комитетына таләпләр
[edit]Хөрмәтле вики-волонтёр коллегаларыбыз, Викимедиа хәрәкәтенә кушылу һәм үзе белән элемтә тоту буенча (аффилиация) комитетының әгъзалары,
Мөрәҗәгатебез белән түбәндәге таләпләребезне каравыгызны сорыйбыз:
- 2020дә гамәлгә кертелгән контакт вәкилләргә таба таләпләргә туры килүче берәү арабызда барлыкка килгәнгәчә, татар телле Викимедиа волонтёрлары җәмгыятенә халыкара Викимедиа хәрәкәте белән элемтәне бу таләпләргә туры килмәгән гамәлдәге контакт вәкилләре аркылы элемтәне тотуны рөхсәт итүегезне,[2]
- 2024дән бирле бөтендөнья Викимедиа волонтёрлары берләшмәләренең үз еллек эшчәнлек хисапларын уртаклашуны мәҗбүри итеп билгеләүче хисап тоту форматы таләпләренә яки бар киләчәк ихтимал тәртипләренә туры китереп тапшыра алганчы, төркемебезгә халыкара волонтёр-коллегалары белән 2024се һәм киләчәк еллар өчен үз еллык эшчәнлек хисапларын үзләре өчен уңайлы күргән ирекле форматта уртаклашуны хуплавыгызны,[3]
- 1 һәм 2 мөмкин булмаган чакта, татарВКТсы мөмкин кадәр озаграк тәртипләрне хөрмәт итүче танылган волонтёр җәмгыяте статусын саклаулавы өчен, аны тәртипләргә туры килмәүче Викимедиа берләшмәләре категориясенә күчерүне кичектерергә,[4]
- Викимедиа Фондына исемдәш халыкара волонтёр хәрәкәте турында бар әһәмиятле коммуникацияләрне проектларында кулланылган бар телләргә вакытлы, тулы һәм адекват күптелле тәрҗемәне оештырып башкаруны киңәш итүегез[5] — аеруча рәсми веб-сайтында, foundation һәм халыкара җәмгыять (Мета-Вики) вики-киңлекләрендә, төрле вики-сораштыруларда, түбән ресурслы телләрне үстерү белән шөгыйльләнүче бар волонтёр һәм җәмгыятьләргә юнәлгән бар мөрәҗәгатьләрдә исә аларның җирле телләрен генә куллану аеруча әһәмиятле[1]
- без очраткан мәсьәләләр башка территориаль булмаган махсус телне үстерүгә юнәлгән аз ресурслы волонтёрлар төркемнәренә дә хас була ала - югарыдагы өзекләрдә тасвирланган хәлгә таба алгарышта үзебезгә мөмкин кадәр өлеш кертеп торабыз, халыкара хәрәкәттә бу катнашуыбыз хөрмәт ителә дип сизәргә теләге безгә генә хас түгел дип уйлыйбыз - боларга ярдәм итәрлек башка Викимедиа хәрәкәте структураларга да тәҗрибәбез турында хәбәр итүегезне үтенәбез.
Башкарып торганыгыз функциянең әһәмиятен аңлыйбыз һәм халыкара волонтёр Викимедиа хәрәкәтенең озын мөддәтле тотрыклылыгына өлешегез өчен шөкер итәбез. Урынлы дип санаганыгыз бар карарыгыз өчен рәхмәтлебез.
Ни булды
[edit]Мөрәҗәгатебезнең урынлылыгы безгә элек билгеле булмаган һәм якын арада боларга туры килә алуыбыз ихтималы юк дәрәҗәдә түбән дип күренгән яңа Викимедиа таләпләре белән танышуыбыз аркасында ачыкланды. Түбәндә китерелгән сәбәпләр исемлеге безгә хас вәзгыятьне тулысынча тасвирламаска мөмкин, шулай да аның таләпләребез табигатенә ачыклык кертәчәгенә ышанабыз.
- татарВКТсы Викимедиа кулланучылары төркеме булып тора; бер-берсенә, башка татар теллеләр һәм Викимедиа платформаларындагы мәгълүматны үстерү һәм аның белән танышудан файда күрә алучыларга үзләренә кирәкле ярдәм күрсәтү, вики-мохите мөмкинлекләре һәм тәртипләре турында белемне туплау һәм моның белән кызыксынганнары белән уртаклашу җәмгыяте буларак барлыкка килде; үзен татар телле Викимедиа проектларына өлеш кертүче вики-волонтёрларның онлайн-клубы дип атау дөрес; катнашучыларының аерым рольләре, рәсми җаваплылыклары һәм боларга хас рәсми процесслары булган Викимедиа оешмасы түгел, һәм охшаш нияттә булдырылмады.
- татарВКТ җәмгыяте үз табигате буенча бер нинди аерым мәдәни кыйммәтләр яки төр белемнәргә өстенлек бирми, бер нәрсәне дә популяризация-җәелдерүдә кызыксынуны уртаклашмый, моның аркасында әгъзалары һәм башкаларның шәхси карашлар, мәгълүмат һ.б. данныйларны җыю, күзәтү, язу, тикшерү яки бәхәсләшү белән шөгыйльләнми (вики-мохиттә узучы төрле бәйге һәм марафоннарда, башка вики-эшчәнлектә катнашучы публик кулланучылар язмалары исемнәре, боларга хас өлеш статистикасы һәм нәтиҗәдә волонтёр-коллегаларыбызның хокукы туган призларны яки башка танылу билгеләрен ирештерү өчен мәгълүматтан тыш)
- татарВКТ волонтёр җәмгыятенең күпчелеге һәм бар гамәлдәге контакт вәкилләре яшәгән РФта 2022-2024 еллар дәвамында "ММЧ турында", "Табышсыз оешмалар турында" һәм башка законнарына Россиядә чит ил коммерциячел булмаган оешмалар, ММЧлар, интернет-платформалар эшчәнлеген чикләүче, шулай ук болар белән хезмәттәшлек өчен административ һәм кайчак җинаи җәзалар кертүче төзәтмәләр ясалды. Моннан тыш, дәүләт җитәкчелеге карары һәм федераль сәясәтчеләр хуплавы белән илдә иҗтимагый тормышны бар хаталы үзэшчән фикер йөртүдән (үрнәк - патриотлыгы дөрес булмаган яки идеологик карашлары зәгыйфь, дус булмаган НАТО илләрен, РФ кануннарына буйсынмаучы төрле чит ил оешмаларын һәм аларның антироссияле ниятләрен гаепләмәүче фикерләү) азат итү механизмнары көчәйтелә. Даирәсе төгәл билгеләнмгән, дошман идеологиясен уртаклашучы дип таныла алган, физик һәм юридик затларны берләштерүче дип белдерелгән даирәне мәхкәмәдә экстремистик хәрәкәть дип тану прецедент барлыкка килде, һәм башка охшашларны билгеләү өчен мөмкинлек бирүче кануннар кабул ителде.
- Викимедиа Фонды Америка Кушма Штатларында барлыкка килгән һәм теркәлгән коммерциячел булмаган оешмасы һәм аның карамагында үсүче интернет-проектларының Россиядә иң танылганы Рус Википедиясе элек берничә тапкыр Россия кануннарын бозучы дип табылганнар, үзләренә штрафлар салынганын ишеттек — бәлкем әле түләнмәгәннәре дә бардыр. Гамәлдәге хәл тәртипкә китерелгәнчә бәйле низагъның эскалациясе очрагында Россия хакимиятләре кыла алган ихтимал адымнары арасында Викимедиа хәрәкәтен теләнелмәгән оешма дип тану, үзләре яшәткән онлайн-платформаларга волонтёрлар керткән өлешен һәм халыкара вики-волонтёрлык хәрәкәтнең төрле катнашучылары яки берләшмәләре белән башка мөмкин контакт яки хезмәттәшлекне исә экстремист эшчәнлектә катнашу дип тану, һәм бәйле платформаларга ирешүгә берәр төр ирешү чикләүләрне урнаштырулары мөмкин.
- Россия вики-волонтёрлары җәмгыятенең коммерциячел булмаган оешмасы ("Викимедиа РУ" табышсыз партнёрлыгы) нигезләүчесе һәм директоры Станислав Козловский чит ил агенты дип танылуга, ул җитәкләгән оешма да бәйле реестрына кертелгән. Козловский әфәнде очрагында сәбәп буларак аның Викимедиа Фондына карата берничә мәхкәмә утырышына ихтыярый күзәтүче буларак катнашуы, соңрак үзләре арасында да чит ил агент дип танылган берничә ММЧлар журналистларына комментарий бирү булды.
- Соңгы еллар эчендә Викимедиа хәрәкәте стратегиясен үстерү өстендә эшләгән төрле халыкара Викимедиа волонтёр комитетлары иң изге ниятләреннән чыгып хәрәкәть эчендәге мөнәсәбәтләрне тәртипкә салучы төрле документларны барлыкка китерде, ә Викимедиа Фонда боларны үзенең дөнья буйлап бар партнёр (аффилиацияләнгән) бәйсез тематик вики-волонтёрлар берләшмәләре өчен мәҗбүри буларак раслады. Татар телле вики-волонёрлар җәмгыяте үзенә хас объектив сәбәпләр аркасында боларны үстерү һәм бәхәсләшүдә катнашмады һәм катнаша алмас та иде. Мондый очракта бәйле җәмгыятьнең бу документларны рәсми кабул итү һәм раслау, шулай ук Викимедиа Фонды тарафыннан билгеләнгән тәртипкә буйсыну
- төрле сәбәпләр аркасында боларга буйсына яки туры килә алмаган бәйсез лингвомәдәни җәмгыятьләрнең Викимедиа хәрәкәтендә катнашуны чикләү кеше хокукларын кысу очрагы була[6]
- үзенә гамәлдәге РФ кануннарына буйсынмау шөбһәсе күләгәсен төшерә (#1 кара), әгъзалары өчен шәхси хокуклар һәм иреклекләре чикләнүнең хокуки һәм гайре хокуки рискларны тудыра.
Алга таба кылырлык адымнар
[edit]Махсус тел кирәкләренә юнәлгән Викимедиа волонтёрлары җәмгыятьләренең приоритет эшчәнлек юнәлешләреннән тыш,[1] Викимедиа Фонды, үзе булдырган төрле тематик халыкара волонтёрлар комитетлары, болар таныган илләр, телләр һәм башка махсус белем өлкәсендәге партнёр берләшмәләре белән мөнәсәбәтләрне тиешлечә тәртипкә салу өчен, татарВКТ волонтёр берләшмәсенә бер көнне кылырга кирәк булачаклары арасында түбәндәгеләр керә:
- коллегалар белән уртак төшенчәләр телендә сөйләшү, бөтен сораулар һәм аралашуларның контекстларны аңлау һәм үз мәдәни тәҗрибәгә нигезләнеп боларга нәтиҗәле өлеш кертү өчен - халыкара хәрәкәтенең бар нигез тәртипләрне, процессларны һәм процедураларны тасвирлаучы бар документларның татар теленә тулысынча тәрҗемә ителүгә, татар теллеләрнең болар белән танышуга һәм урынлы дәрәҗәдә-форматта яраклаштырып кабул итүгә ирешү
- төп контакт вәкиле өчен бар якларның (катнашучылар төркеме, төрле Викимедиа волонтёрлар комитетлары, тышкы партнёрлар, Викимедиа стейкхолдерлары һ.б.) таләп-теләкләренә туры килүче һәм бәйле функцияләрне башкарырга кызыксынучы намзәтне табу
- бар урынлы мәгълүмат белән бөтен кызыксынучы тарафлар белән ике якка да уңайлы булырлык форматта регуляр алмашыну процедурасын тәртипкә салу
Искәрмәләр
[edit]- ↑ a b c аерым бер тел кирәкләренә юнәлгән Викимедиа кулланучы төркеме (ВКТ) - берәр аерым телнең озын-мөддәтле тотрыклылыгын тәэмин итү өчен үз эшчәнлекне бу телдәге вики-контентны үстерүгә юнәлткән тематик Викимедиа волонтёр җәмгыяте. Үзенең төрле документларда игълан ителгән Викимедиа хәрәкәте максатлары арасына керүче белем тигезлегенең төп баганаларыннан берсе булып телләр тотрыклылыгы булып тора. Тел сөйләшүчеләр җәмгыяте буыннары туплаган тәҗрибәне саклауның төп ысулы - моның вәкилләрен вакыт һәм мохит аралары аркылы берләштерә, мәдәниятләренә бәйле белемне искә төшереп тора. Цифрлы эра белем икътисадында мәгълүмат-белем күләме җитештерелүе нык арта, аерым бер телнең тотрыклылыгын тәэмин итү өчен дәвамлы кирәкле булган иҗтимагый инвестицияләр күләме дә үсә. Ресурслары түбән булган тел җәмгыятьләренә озын мөддәттә сакланыла алулары өчен бәйле телләрнең төрле икътисад тармакларындагы эш процессларында һәм башка коммуникатив вәзгыятьләрдә кулланылыш мөмкинлеген тәэмин итүче йомшак инфраструктураны үстерүгә өстенлек бирүләре зарур. Викимедиа хәрәкәте тарафыннан танылган һәм элемтәдә торучы телВКТ буларак, татарВКТсы шулай ук Викимедиа тел күптөрлелеге тематик берләшмәсенә керүче аз ресурслы телләр җәмгыятьләренең вәкиле булып тора; үз эшчәнлегендә Викимәгълүматны локальләштерүгә һәм бөтен дөнья буенча яшәүче татар теллеләре һәм киңрәк Викимедиа хәрәкәте булдырган мәгълүматлардан потенциаль кулланучылар файдасына татар телле текст нигезле контент булдыруга өстенлек бирергә тиеш - төрле викиара бюрократия, бәйле яки башка төр тематик коммуникацияләр, аралашу-бәхәсләшүләр, сораштыру һәм фикер алышулар, булсын Мета-Вики яки башка мохитләрдә, инглизчә яки төрле макрорегиональ яки илкүләм дәрәҗәсендә башка доминант телләрдә, бәйле ВКТ миссиясе өчен беренчел дәрәҗә кирәге түгел, ягъни берләшмә әгъзаларының шәхси эше генә булып тора
- ↑ 2024 елның декаберендә тап булдык, элек кабул иткәнебез Викимедиа кулланучылар төркемнәре белән килешү һәм үзләрен тоту кодексы билгеләгән тәртипкә җитди үзгәреш булуын күрдек, кеше һәм башка ресурслары зур булмаган аерым телләргә ярдәм итүче Викимедиа волонтёр-кулланучылары төркемнәре өчен артык авыр һәм бәлкем һич күтәрә алмаслык таләпләр
- ↑ 8.06.2024 көнне кабул ителгән карар нигезендә, моннан башлап бар Викимедиа кулланучылар төркемнәре оешма дип каралганын, үзләре һәм эшчәнлекләре турында зуррак отчётлар әзерли һәм тапшыра торырга тиешлеген 2024 елның декабрь башында ачыкладык; гомум идарә процесслары күзгеленнән Викимедиа берләшмәләре чикләрендә хисапларны булдыру, тапшыру һәм алар белән танышу йөзеннән стандарт тәртипне билгеләү дип күренсә, гамәлдәге җәмгыятебез тотрыклылыгы өчен аянычлылыгын тойдык - кайбер рисклары алдагы секциядә, өстәмә уй-фикерләр бу текстның инглиз телле версиясенең бәхәс битендә китерелгән
- ↑ татарВКТен яңа ачыкланган 2020 нче һәм 2024 нче елгыларына туры китертү өчен кирәкле вакыт билгеләнә алынмый, волонтёрлар берләшмәсенең контроле тышында булган факторларга бәйле - 1, 5, 10 яки күбрәк ел узуга, яисә һич ирешелмәслек була ала. Моның сәбәбе Жир йөзендә төрле канун-тәртипләр гамәлдә булган ил-төбәкләрдә яшәүче вики-волонтёрлары өчен һәм төрле, һәм үзгәреп торучы иминлек рисклар профиле. Әлегә ачыкламаганыбыз башка Викимедиа стандарт таләпләре дә барлыгы килгәннәре ихтимал.
- ↑ үз хезмәткәрләре һәм махсус ялланган подрядчиклар ярдәмендә, стандарт күп телле Викимедиа галәме терминологик глоссарийларга тугрылыклы килеш (үрнәк)
- ↑ Кеше хокуклары турында халыкара билль, моннан соң кабул ителгән бөтендөнья килешү һәм конвенцияләре (башкалар арасында ЮНЕСКО матди булмаган мәдәни мирасны саклау буенча халыкара конвенциясен дә аеруча атау дөрес), һәм боларга соңрак ясалган халыкара хокук күзлегеннән мәҗбүри көчтәге төрле шәрехләүләрдә тасвирланган бар төрдәге ватандаш, мәдәни һәм башка хокукларны кара
Татар телле җәмгыятенең резолюциясе
[edit]Тәкъдимнәр / Proposals/ Предложения
[edit]Карар кабул итү / Approval vote / Утверждение
[edit]TT: Викимедиа проектларының татар телле бүлекләренә һәм мохитләренә өлеш керткән һәм 2024-12-31 кадәр татар телле вики-кулланучылар төркеменә кушылуны белдергәннәре тавышлары санала.
EN: Votes of users with positive content contribution into Wikimedia projects' Tatar domains or spaces that have declared joining Tatar language Wikimedia volunteers community no later than 2024-12-31.
RU: Учитываются голоса участников, имеющих положительный контентный вклад в татароязычные разделы и пространства проектов Викимедиа, заявивших о присоединении к объединению татароязычных вики-волонтёров до 2024-12-31 включительно.
Яклыйм / Support/ Поддерживаю
[edit]- Support Il Nur (talk) 17:03, 25 January 2025 (UTC)
- Support Frhdkazan (talk) 13:04, 27 January 2025 (UTC)
- Support --Әмир (talk) 19:26, 27 January 2025 (UTC)
- {{Support}} ~~~~
Каршы / Oppose / Против
[edit]- {{Oppose}} ~~~~
Барыбер / Neutral / Всё равно
[edit]- {{Neutral}} ~~~~